2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бауман урамы

Бауман урамы – Казан үзәгендә урнашкан җәяүле урам. Төрле елларда ул Ногай улы, Проломная, Зур Проломная, дип йөртелә. Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәүлеләр генә йөри торган урамның баш-башында Тукай скверы һәм «Кремль» метро станцияләре урнашкан.

Бауман урамының тарихын XIX – XX гасырларда салынган азкатлы йортлар ассызыклап тора. Урамның бер башыннан икенчесенә барган арада шәһәрнең матур, тарихи урыннарын күрергә, Татар ашлары йортына кереп милли ризыклардан авыз итеп алырга, кибетләрдә яисә урамда ук урнашкан сувенир сатучы нокталарда истәлеккә әйберләр дә алырга була.

Бауман урамында Богоявление соборы, Иоанн-Предтечя монастыре, В.И. Качалов исемендәге зур рус академия драма театры, ТР Милли банкы, Матбугат йорты урнашкан. Урамның башында гарәп стилендә ясалган сәгатьләр урнаштырылган. Гашыйклар еш кына биредә очраша. Биредә берничә фонтан да бар. Аларда күгәрченнәр, бакалар һәм Габдулла Тукай әкияте герое Су анасы сыннары ясалган. Шәһәр кунаклары Екатерина II каретасының копиясе эчендә фотога төшәргә ярата. 1767 елда Әби-патша нәкъ шушындый каретага утырып Казанга килгән. Мәшһүр опера җырчысы Федор Шаляпинга, Казан мәчесенә куелган һәйкәлләр – шулай ук фотога төшү өчен яхшы урыннар. Урам уртасында таштан ясалган «Казанның нуленче меридианы» урнаштырылган. Монда Мәскәү, Нью-Йорк, Мехико шәһәрләренә, Төньяк полюска һәм тагын берничә ноктага кадәр ераклык күрсәтелгән.

Баш биткә