2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мәдәни Универсиада

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек чорында бик күп әһәмиятле чаралар үткәрелде. Алар  “Мәдәни Универсиада” проекты нигезендә оештырылган иде.

Уеннар вакытында тәкъдим ителәчәк мәдәни чаралар, шулай ук рәсми һәм  рәсми булмаган тантаналарда хезмәт күрсәтерлек махсус белгечләр сайлау һәм өйрәтү, волонтерларны шушы эшкә җәлеп итеп бер командага туплау  - 2013 елгы Универсиадага әзерлек этабының төп бурычы.

Россия, Казан, Универсиада!

Талантлы, иҗади, музыкаль сәләте булган сәнгать әһелләре!

Ниһаять, ул көн килеп җитте!

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе Казан һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган «Россия, Казан, Универсиада!» җыр бәйгесен игълан итә.

ЮНИ-резерв, ЮНИ-элита

Казан яшьләренең иҗади тормышы хәзер якынлашып килүче Универсиада белән тыгыз бәйләнгән. Сәхнәдәге чыгышларын алар хәзер бик еш милләтара дуслык, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше темаларына багышлыйлар. Шәһәркүләм һәм республикакүләм фестивальләрдә катнашучылар XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек эшенә җәлеп ителгән. Алар Универсиадага биюләр, җырлар, шигырьләр, спектакльләр багышлыйлар.

Мәрхәмәт

Казанда 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми тантаналарын һәм мөһим мәдәни-имидж программаларын әзерләү һәм үткәрү буенча 2010-2013 елларга Комплекслы концепция чараларының берсе – «Мәрхәмәт» хәйрия проекты.

VERSIA | DANCE AS YOU ARE

Россиядә беренче тапкыр төрле илләрдән җыелган иң яхшы биючеләр катнашында масштаблы бию марафоны уздырылды. Әлеге чара Казан Мэриясе һәм “Казан 2013” Башкарма дирекциясе ярдәме белән 2013 елгы Мәдәни Универсиада проекты кысаларында үткәрелде.

Бу темага яңалыклар

Home_thumbnail_kaz_2374
Мәдәни Универсиада — ике атна бәйрәм!
18.07.2013  11:34 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Якты, бай эчтәлекле, искиткеч матур тамашалы — бүген тәмамлана торган «Мәдәни Универсиада» проектын әнә шундый сүзләр белән тасвирларга була. Спектакльләр, концертлар, урам тамашалары һәм күргәзмәләр — Мәдәни Универсиада кысаларындагы чаралар 4 июльдән 18 июльгә кадәр Татарстан башкаласының барлык мәдәният учреждениеләрендә дә барды. Бу көннәрдә театрлар һәм музейлар үзенчәлекле режимда эшләделәр, Казан халкына һәм аның кунакларына үзләренең иң якты иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_3733
"Шаляпин. Нуриев. Казан" фестивале зур гала-концерт белән төгәлләнде
18.07.2013  11:29 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Казан Универсиадасының соңгы көнендә "Шаляпин. Нуриев. Казан" Халыкара фестиваленең зур гала-концерты узды. Фестиваль Мәдәни Универсиада кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_3672
Татарстан Республикасы Милли музеенда җанлы тарих
18.07.2013  11:20 – Мәдәни Универсиада Фотоальбомны карарга

Мәдәни Универсиада кысаларында, ТР Милли музеенда интерактив рәвештә костюмнар белән театральләштергән экскурсияләр уздырыла. Алар “ Җанлы экспозицияләр” дип атала.

Тулысынча укырга

Барлык Мәдәни Универсиада яңалыклары