2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Белем бирү

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрдән башка уздыру мөмкин түгел. Алар – Уеннарны оештыруда катнашучылар да, тамашачылары да. Универсиада Дирекциясенең мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлеге – Студентларның Бөтендөнья Уеннары кебек масштаблы спорт чарасын үткәрүгә әзерләнүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

Мәгариф юнәлешенең төп максаты – Универсиаданың Россия студентлар спорты тормышында тарихи вакыйга булуын күрсәтү. Моңа ирешү йөзеннән балалар, үсмерләр һәм яшьләр арасында Универсиада, студентлар спорты, сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән махсус мәгариф программасы төзелде.

Универсиаданың мәгариф программасы кысаларында «Универсиада синең шәһәреңдә» Уеннар әләме эстафетасы, «Универсиада дәресе» конкурсы, «Uni-Чадо» фестивале кебек проектлар тормышка ашырылды инде. Проектлар нәтиҗәсе буенча укытучылар өчен төрле яшьтәге укучылар өчен махсус укыту-методик материаллар булдырылачак. Шулай итеп кечкенә казанлылар да Универсиадага әзерләнүгә үз өлешен кертә.

Концепция

Проектлар

2013 командасы

Проект төгәлләнде

FISU әләме эстафетасы

Проект төгәлләнде

«Универсиада дәресе» бәйгесе

Проект төгәлләнде

«Uni-Чадо» фестивале

Проект төгәлләнде