2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Универсиада дәресе» бәйгесе

2011 – 2012нче уку елында мәктәп, махсус урта һәм югары уку йортлары укытучылары арасында «Универсиада дәресе» бәйгесе үткәрелде. Бәйге Универсиада идеяләрен җәелдерү һәм балалар, үсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла.

Бәйгедә катнашкан педагогларның тәкъдим ителгән эшләре Универсиаданың белем бирү проекты кысаларында методик материаллар әзерләгәндә кулланылачак. Әлеге материаллар 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың мәгариф мирасы булып калачак.

2012 елның 1 сентябрендә исә Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә – мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында – бердәм «Универсиада дәресе» узачак.

«Универсиада дәресе” бәйгесе нәтиҗәләре