2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада дәресе

2013 елгы Универсиада 2012-2013 елгы уку елының мөһим вакыйгасы булачак. Бу чарага укучыларны, студентларны һәм республиканың барлык профессиональ-педагогик составын җәлеп итү өчен республиканың мәгариф учреждениеләрендә 2012 елның 1 сентябрендә чираттагы уку елын бердәм «Универсиада дәресе» белән башлап җибәрергә тәкъдим ителә. Әлеге дәресне уздыру укучыларгы һәм студентларга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен һәм кыйммәтләрен күрсәтергә ярдәм итәчәк.

«Универсиада дәресе» – класстан тыш, аудиторияләрдән тыш дәрес. Аның кысаларында укучылар һәм студентларга 2013 елның 6-17 июлендә Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада турында комплекслы мәгълүмат җиткерелергә тиеш.

Дәреснең максаты: укучыларга бүгенге Россия яшьләре тормышында мөһим масштаблы халыкара спорт һәм мәдәни вакыйга – Студентларның Бөтендөнья Уеннары турында комплекслы мәгълүмат җиткерү.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү: балалар, үсмерләр һәм яшьләрдә 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада турында күзаллау тудыру, Универсиадалар тарихы, символикасы, спорт һәм волонтерлык программасы белән таныштыру.

Тәрбияви: укучыларны Универсиада идеяләрен популярлаштыру, аларны яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнүгә, волонтерлык эшенә җәлеп итү.

Үстерү: укучыларның иҗади һәм өйрәнү сәләтләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Элемтә:

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең мәгариф учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән эшләү департаменты

Департамент директоры Галиуллина Фәридә Шамил кызы;

Мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлегенең баш белгече Ванюхина Надежда Владимировна.

Тел. (843) 222-07-86


Йөкләү өчен материаллар:

Дәрескә методик материаллар