2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Uni-Чадо» фестивале

Әлбәттә, Универсиаданың төп максатчан аудиториясе – студентлар һәм мәктәп укучылары. Шул ук вакытта 2013 елгы Универсиадага әзерләнү кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә проектлар оештыру балалар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар арасында Уеннарны, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә.

2011 – 2012 нче уку елында Татарстан Республикасындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм коллективлары арасында «Uni-Чадо» фестивале үткәрелде. Чарада катнашучылар Универсиада почмагын әзерләргә, балалар һәм аларның әти-әниләре белән тематик чара үткәрергә тиеш иде.

Конкурска тапшырылган хезмәтләрдән Универсиада турында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә файдалану өчен методик материаллар төзү планлаштырыла. Проект кысаларында Казандагы балалар бакчалары өчен Универсиада тематикасы буенча китап чыгару ниятләнә. Әлеге басма балалар бакчасын тәмамлап, беренче сыйныфка керүчеләргә бүләк булачак.

“Uni-Чадо” бәйгесе нәтиҗәләре