Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты 2012 елның 5 – 10 сентябрендә Казанда узачак. Ярышлар 2 спорт корылмасында - «Свияга» стендка ату комплексында һәм Мирный бистәсендәге ядрәле ату комплексында үтәчәк. Чемпионат дәвамында 34 комплект медаль, шул исәптән, 17 есе – шәхси, калган 17 есе – команда ярышларында уйнатылачак. Бәйгедә 500 ләп спортчы, 85 тренер, 125 хөкемдар катнашыр, дип көтелә.