Лагерьның төп максаты - волонтерларны 2013 елгы Универсиадага әзерләү һәм Россия төбәкләрендәге волонтер үзәкләре белән хезмәттәшлекнең уңышлы системасын булдыру. Чара "Волга" яшьләр лагере базасында үтәчәк. Лагерь эшчәнлегендә 160 кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында волонтер үзәкләренең җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм тренерлар булачак.