Универсиада авылы – 2013 елгы Универсиадада катнашучы 170 илдән килгән спортчыларны кабул итү, аккредитацияләү, аларга яшәү һәм хезмәт күрсәтү өчен махсус төзелгән комплекс. Уеннар вакытында ул спортчыларның икенче йортына әвереләчәк. Универсиада авылы территориясендә Медицина үзәге, Куркынычсызлык үзәге, ресторан һәм башка хезмәт күрсәтү корылмалары эшләячәк. Биедә Мәдәни Универсиада программаларын тәкъдим итү дә күздә тотыла. Анда «ЮНИ-резерв» һәм «ЮНИ-Элита» проектында җиңүчеләр дә катнашачак.