2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чаралар графигы

FINA – Халыкара йөзү федерациясенең Икенче бөтендөнья конвенциясе

29 октябрь – 1 ноябрь 2012 — Мәскәү

FINA – Халыкара йөзү федерациясенең су спорт төрләре буенча Икенче бөтендөнья конвенциясе. Чарада 190 илдән 500тән артык делегат – йөзү спорты өлкәсенең алдынгы белгечләре, су спорт төрләре өчен товарлар җитештерүче компанияләр катнашачак. Икенче бөтендөнья конвенциянең максаты – бөтен дөньяда спортның су төрләрен үстерү, илкүләм федерацияләр һәм төрле илләрнең спорт өлкәсендәге җитәкчелеге арасында элемтәләрне ныгыту, гамәли эш буенча тәҗрибә уртаклашу, заманча технологияләр һәм спорт җиһазлары, экипировканың яңа үрнәкләре белән танышу, спорт продукциясен җитештерүчеләр белән ике як өчен дә отышлы элемтәләр булдыру. Конвенция программасы кысаларында олимпия чемпионнарын һәм дөнья рекорды ияләрен әзерләгән дөньяның алдынгы тренерларының семинарлары узачак.

Тиздән