Тверь өлкәсендә үтүче «Селигер-2012» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы кысаларында 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада тәкъдим ителәчәк. Презентациянең төп өлешен «2013 командасы» волонтерлык программасы белән танышытыру тәшкил итәчәк. Форумда катнашучылар шунда ук, он-лайн теркәлү узып, 2013 елгы Универсиадада волонтер буларак катнашу өчен гариза тапшыра алачак.