«Пламя» балалар сәламәтләндерү лагеренда махсус белем бирү семинары кысаларында шәһәр волонтерларының булачак тим-лидерларын укыту узачак. Ике көнлек семинарда йөзләгән тим-лидер – Казан мәктәпләре, югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортлары педагоглары җыелачак. Биредә алар Универсиада турында мәгълүматларын арттырачак, волонтерлар белән эшләү технологияләрен сынап караячак һәм функциональ тренинглар узачак.