«Мирас» спорт комлпексында (Җәүдәт Фәйзи урамы, 6 йорт) 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында катнашу өчен бию коллективларын һәм аерым башкаручыларны сайлап алу узачак. Кастингта теләгән һәркем катнаша ала. Биючеләрне профессиональ хореографлар сайлап алачак. 14.00 сәгатьтә башлана.