1 сентябрь - Белем көнендә Татарстанның барлык уку йортларында "Казан 2013" Башкарма дирекциясе тарафыннан оештырылган "Бердәм Универсиада дәресе" узачак. Класстан тыш дәрес кысаларында мәктәп укучылары һәм студентларга аңлаешлы һәм кызыклы формада 2013 елның июлендә Казанда узачак Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерләнү һәм үткәрү турында сөйләячәкләр.