2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чаралар графигы

Делегация җитәкчеләре очрашуы

3 – 7 апрель 2013 — Казан

Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) һәм 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе Уеннарда катнашачак делегация җитәкчеләре очрашуы Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә 2013 елның 3-7 апрелендә булачак, дип хәбәр итә. Очрашуга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашачак барлык делегацияләрнең җитәкчеләре чакырылган. Рәсми чакырулар, шулай ук делегация җитәкчеләрен каршы алуның программасы, катнашу өчен гариза, аккредитация, урнашу өчен гариза, сораулар өчен формалар 2013 елның 3 гыйнварыннан да соңга калмыйча электрон адрес, факс яки экспресс-почта аша җибәреләчәк. Сораулар һәм тәкъдимнәрегезне fnsu@kazan2013.com адресына җибәрергә мөмкин.

Тиздән