Казан милли-тикшеренү технология университеты рекрутинг үзәге 2013 елгы Универсиадага вуз студентлары арасыннан волонтерлыкка кандидатлар сайлау белән шөгыльләнәчәк. Бу уку йортыннан Бөтендөнья студентлар уеннарына барлыгы 3 мең студент җәлеп ителәчәк. Берьюлы биш кабинетта әңгәмәләр узачак.