Теннис академиясендә бадминтон буенча Халыкара судьялар семинары ачылышы. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорт союзы президенты Олег Матыцин, FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыров һәм башка рәсми затлар катнаша. Семинар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Башкарма дирекциясе, Россия Бадминтон федерациясе һәм Татарстан Республикасы Бадминтон буенча федерациясе эгидасы астында үткәрелә.