Нәкъ бер елдан Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланачак. Бу масштаблы һәм кызыклы чара программасы кысаларында 27 спорт төре буенча ярышлар узачак. Татарстан башкаласы бу кабатланмас чарага инде дүрт ел әзерләнә. Уеннарда катнашу өчен Казанга дөньяның 170 иленнән 13,5 мең спортчы һәм делегация вәкилләре киләчәк!