Байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча Россия студентлар спорт берлеге чЧемпионаты илдә әлеге спорт төрен үстерү максатыннан үткәрелә. Ярышларның төп бурычы – ишкәк ишүне популярлаштыру, спортчы яшьләр арасында элемтәләр булдыру, аларның спорт осталыгын үстерү һәм өметле спортчыларны барлау. Ярышлар вакытында 2013 елгы Универсиадага әзерлек чаралары да алып барылачак һәм Дөнья семпионатынд катнашу өчен җыелма команда тупланача. Ярышларда 300дән артык спортчы һәм 30 хөкемдар катнашачак.