Авыл территориясендә Уеннарда катнашучылар ѳчен бѳтен кирәкле шартлар тудырылды һәм уңайлы тормыш ѳчен таләп ителгән барлык хезмәтләр күрсәтелде (банк һәм почта хезмәтләре, матурлык салоны, ѳс киемнәре һәм аяк киемнәре тѳзәтү урыннары, кер юу һәм химик чистарту урыны, супермаркет, сувенир лавкасы).
Универсиада авылы территориясендә урнашкан Баш ресторан Уеннар барышында барлыгы 543 104 кешегә хезмәт күрсәтте.
Универсиада корылмаларына керә торган транспортны тикшерү ѳчен, Казанда 4 күчмә инспекция-тикшерү комплексы (МИДК) файдаланылды. Объектларда барлыгы 58 838 автотранспорт чарасы тикшерелде.
Уеннарда катнашучылар һәм аның кунаклары (волонтерлар, судьялар, журналистлар, хөрмәтле кунаклар) уңайлы шартларда яшәсен өчен, 50 гә якын кунакханә, 8 теплоход һәм 22 башка корылма (шифаханәләр, ял базалары һәм башкалар) файдаланылды.
Универсиада уздыру чорына 6 госпиталь билгеләнгән иде.
Уеннарда катнашучыларга хезмәт күрсәтү ѳчен барлыгы 55 ашыгыч ярдәм бригадасы, 148 спорт медицинасы табибы, урта медицина персоналы һәм табиблардан 1350 кеше; 635 медик волонтер хезмәткә тартылган иде.
Уеннар барган чорда 380 бушлай экскурсия оештырылды, аларда 14 348 кеше катнашты.
13 июльдә Каенлыкта традицион милли татар бәйрәме — Сабантуй узды. Универсиадада катнашучылар һәм аның кунакларыннан 7 меңнән артык кеше бу бәйрәмне тамаша кылды.
Уеннар вакытында 600 дән артык рәсми чара уздырылды, шул исәптән 351 бүләкләү тантанасы.
Универсиададан телевизион трансляцияләрнең гомуми дәвамлылыгы 768 сәгатьтән артык тәшкил итте, шул исәптән 553 сәгате — Россия территориясендә һәм 215 сәгате — чит илләрдә.