2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кызыклы фактлар

Filled_nasr5050

Ачылу тантанасының телеаудиториясен 1 млрд. кеше тәшкил итте, Ябылу тантанасын 1,5 млрд. кеше карый алды. Гомумән алганда, Универсиаданың телеаудиториясен 3 млрд. тан артык кеше тәшкил итте.


Filled_dsc_2443

Уеннар вакытында мәгълүмати ярдәм Универсиаданың элемтә үзәге һәм Уеннарның Интернет-порталы аша тулы күләмдә тәэмин ителде. Кайнар элемтә эшләү дәверендә барлыгы 104 512 шалтырату килгән.


Filled_72

Россия җыелма командасы Казандагы Универсиадада 292 медаль яулады, аларның 155 е — алтын, 75 е — көмеш, 62 се — бронза медаль.


Filled_mcdo_logo

«МакДоналдс» компаниясе Баш ресторанда тиз туклану урыны ачты.


Filled_72

Ачылу һәм ябылу тантаналарына 1949 рәсми кунак килде, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев.


Filled_56____58___69

«Казан 2013» волонтерлары командасы 19 970 кешедән гыйбарәт иде, алар арасында — дөньяның 38 иленнән һәм Россиянең 37 төбәгеннән 29 волонтерлык үзәге вәкилләре.


Filled_81

Уеннарда халыкара федерацияләрдән 35 ләп вәкил һәм дә төрле дәүләтләрнең (Канада, АКШ, Австрия, Иран, Германия, Бөекбритания, Швейцария, Финляндия, Казахстан һәм башкалар) илчеләре кунак булды.


Filled_9

Универсиада Паркы шәһәрнең төп мәдәни мәйданчыгына әверелде, 4 июльдән 17 июльгә кадәр монда 262 200 кеше килеп китте.


Filled_28

10 һәм 11 июль көннәрендә иң күп билет сатылды — 33 мең (10 июльдә) һәм 42 мең (11 июльдә) билет.


Filled_56____58___69

Волонтерлар 40 тан артык юнәлеш буенча хезмәт куйды: атташе (командаларны озата йөрү), тамашачылар белән эшләү, тәрҗемәчеләр, мәгълүмати нокталарда эшләү, матбугат хезмәте, аккредитацияләү, медицина үзәге, транспорт, делегацияләрне урнаштыру һәм башкалар.