12,6 мең кв.м. мәйдан биләгән Баш ресторан берьюлы 3,5 кешене сыйдырышлы иде. Бу исә спортчылар иң күп вакытта да аларны 3 сменада ашатуны тәэмин итәргә мѳмкинлек бирде.
Спортчыларны 4 тапкыр ашату мѳмкинлеге каралган һәм 5 тѳрле кухня ризыклары (хәләл, Азия, Европа кухнялары, милли кухня, вегетариан кухнясы) тәкъдим ителгән иде.
Универсиада вакытында 346 422 ланч-бокс ризык таратылды.
Казанда Универсиада уздыру кысаларында кѳч структураларының 30000 вәкиле җәлеп ителде. Объектларда кѳн саен Эчке эшләр министрлыгы һәм шәхси сак предприятиеләренең 4 меңнән артык хезмәткәре эшләде.
Уеннар вакытында 261 данә ату спорты коралы йѳртелгән.
Универсиаданың спорт һәм тренировка корылмаларында сертификацияләнгән 53 медицина пункты эшләде.
Универсиадада катнашучыларны һәм аның кунакларын йөртү, ташу эшен уңайлы 525 автобус һәм 1051 җиңел автомобиль башкарды.
Бөтендөнья җәйге Универсиадалар тарихында беренче тапкыр Казандагы Уеннар бер үк вакытта 100 дән артык илгә трансляцияләнде.
Уеннарны Россиянең 3 телерадикомпаниясе һәм халыкара 13 ММЧ трансляцияләде.
Универсиадага 1350 дән артык журналист, 1711 телерадиотапшыручы аккредитация узган иде.