Яңалыклар

07.07.2013  03:11

Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада ачылды

“Казан Арена" стадионы өстендә XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Уты кабынды, ә бу бары бер мәгънә генә белдерә: Казан 5 ел әзерләнгән 2013 елгы Универсиада ачык дип игълан ителде. Уеннарны ачып җибәрүче тантана чын-чынлап гаҗәеп зур булды. “Казан Арена" стадионына килгән 45 мең тамашачы, берничә сәгать дәвамында тын да алмыйча искиткеч тамашаны күзәттеләр

Big_221672320130706-14826-1lqn9c3

2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы «РИА Новости»

Универсиаданың ачылу тантанасы нечкәлекләре соңгы көнгә кадәр бик яшерен сер итеп сакланды — оештыручылар әлеге шоу тамашачының йөрәк түренә кадәр үтеп керсен дип теләделәр. Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, «ТЭФИ» премиясе иясе Алексей Сеченов тантананың баш режиссеры иде. Тантананың баш балетмейстеры исә Мәскәү белгече Жанна Шмакова булды. Ул  — МУЗ ТВ, «Ника», «Серебряная калоша» и «Театрның музыкаль йөрәге» премияләре, «Евровидение»гә сайлап алу конкурслары, Бакуда узган нәфис гимнастика буенча Европа чемпионатының һәм Астанада узган Азия Олимпия уеннарының ачылу тантаналары хореографы. Казан мэры Илсур Метшин тантаналарга әзерлек буенча ведомствоара эш төркеме җитәкчесе, ә "Казань 2013" Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов аның башкарма директоры булды.

Шоуда Казан бию коллективлары вәкилләре катнаштылар. Озак дәвам иткән репетицияләр аларга хыялларын тормышка ашырырга һәм казанлыларга инде хәзер үк тарихка кереп калырлык дип әйтеп була торган тамаша бүләк итәргә булышты. Тамашаның бер өлеше 3D форматында тәкъдим ителде. Моның өчен һәр тамашачыга 3D-күзлек бирелде. Вакыйга пирамида рәвешендә ясалган уникаль сәхнәдә барды, аның түбәсен исә бик зур Ут касәсе бизәп тора иде. Металл корылманың гомуми авырлыгы 470 тонна тәшкил итте.

Big_221674020130706-11608-1lg8w3

2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы «РИА Новости»

Әлеге корылманы монтажлаганда 400 дән артык кеше хезмәт куйды. Ә шоуның үзендә исә, стадиондагы инфраструктура өчен җаваплы персоналны санамаганда, 4000 нән артык кеше катнашты. Ачылу тантанасына әзерлек вакытында 5000 нән артык кеше эшкә тартылды, 30 дан артык зур һәм 200 дән артык вак декорация объектлары кулланылды. Аларны күчерү, ташу өчен 30 зур йөк машинасы таләп ителде. Стадионда 2000 нән артык яктырту приборы куелды.

Бик күп санлы оештыручылар һәм шоу артистлары командасыннан тыш, тантанада «Казан 2013» волонтерларының бик зур командасы да хезмәт куйды. Алар — тамашаның бер өлеше дип тулы хокук белән әйтергә була, бик күзгә ташлана торган өлеш түгел, әлбәттә, ләкин моңа карап аларны әһәмияте кимеми. Тантанада төрле функциональ юнәлешләрдә 1739 волонтер катнашты.

Big_221687520130707-4068-12qefyf

2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы «РИА Новости»

Волонтерлар шоуны оештыручыларга тамашачылар өчен бәйрәм атмосферасы тудырырга ярдәм итте. “Казан Арена" стадионына бер күз ташлау да җитә: керү урынында билет программасы волонтерлары эшләде, корылманың тышкы ягындагы волонтерлар кунакларны каршы алды һәм кешеләр агымын зур стадионның аларга кирәкле секторларына юнәлтте, ә инде стадионның эчендә “тамашачы белән эшләү” функциясендәге волонтерлар монда килүчеләрне сәламләп, аларга урыннарын табарга ярдәм итте.

Бәйрәм рухы тудыру, монда килгәннәрнең барысын да тылсымлы атмосферага чумдыру һәм төрлелән төрле 45000 кешене 4 сәгатьлек тамашада бергә берләштерү — 200 кешедән торган аниматор волонтерлар командасы менә шундый авыр мәсьәләне чишү белән мәшгуль булды. Аларның рюкзакларында “кирәкле кораллар” җыелмасы бар иде, шулар ярдәмендә “эчтән караш” эффекты тудырылды. Бу кораллар — фонарь лаләләр, чылтырый торган кыңгыраулар һәм “тулысынча чуму эффекты” бирү өчен кирәкле башка “фишкалар”.

Big_221686320130707-14878-1fxub9o

2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы «РИА Новости»

Универсиаданың ачылу тантанасында катнашу, тамашаның бер өлешенә әверелү — мөгаен, бу бер хыял гына булып яңгырыйдыр. Күп егетләр һәм кызлар өчен әлеге хыял чынга ашты. Бик үзенчәлек роль һәм җаваплы бурыч «stage-hand» командасына йөкләнде — 128 кеше 15 июньнән бирле артистлар төркеме белән бергә актив әзерлек узды. Бүген алар озак репетицияләрнең нәтиҗәсен күрсәтеп, эшләрен бик шәп башкардылар — декорацияләр күз ачып йомганчы алыштырылды, ә гаҗәеп сәхнә корылмалары сәхнә буенча искиткеч җиңеллек һәм тизлек белән күчеп йөрде. Тамашада катнашучыларның тагын бер төркеме — бүләкләү төркеме волонтерлары — Уеннарда катнашучы 162 ил флагын күтәреп бару хокукына лаек булдылар, ә 350 волонтер-атташе үзләре эшли торган ил делегацияләре белән бергә хөрмәтләү, сәламләү йөрешендә бардылар. Атлетларны парадка дөрес итеп тезү, делегацияләрне вакытында сәхнәгә чыгару, ә стадион буйлап йөреп чыкканнан соң 13500 спортчыны урыннарга утырту эшен “Тантаналар” функциясендә эшкә алынган 307 егет һәм кыз башкарды.

Шоуның иң хәтергә сеңеп калырдай блокларының берсе — Россия халыклары йөреше  булды. Тамашачылар театральләшкән мистерияне карады, ул хәзерге Россия территориясендәге төрле халыкларның иң якты образларын, җанланган мифларын үз эченә ала иде. Күренешнең нигезендә — культуралар байлыгы, халык йолаларының һәм һөнәрләренең күптөрлелеге. Россия халыклары йөрешендә Кешегә — тарихның төп хәрәкәт иясенә, илнең бай мирасын барлыкка китерүчегә әйдәп баручы роль бирелгән иде.

Берничә сәгать берничә минут булып кына тоелды — бу вакыт эчендә тамашачылар күз алдында XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарын кабул итүче ил — Россия тарихы мизгел эчендә “очып үтте”. Шоуны оештыручылар акыллы әкиятләрнең һәр кеше өчен иҗат һәм илһам чыганагы булып торуын искә төшерделәр, рус сәнгатенең XIX гасырда чәчәк атуын, инкыйлаб вакытын, сугыш елларын, кешенең беренче тапкыр галәмгә очуын тасвирлаган зур күләмле сәхнә күренешләрен күрсәттеләр. Россия тарихы мизгелләрен сүрәтләгән эпизодлар вальска нигезләнеп ясалган иде, чөнки вальс — тормыштагы теләсә кайсы вакыйганы чагылдырырга сәләтле, бар заманнар өчен дә туры килә торган бию ул.

Безнең тормышыбызның кешеләрне дусларга һәм дошманнарга, үзебезнекеләргә һәм читләргә аера торган нәрсәләр белән тулганлыгы турында идея бар тантана буенча үрелеп барды. Заманалар үзгәрде. Планета кечкенә, ә кешеләр исә һичбер вакытта булмаганча бер-берсенә бик якын булып чыкты. Челтәрләр чикләрне бетерә һәм аларга бергә булырга мөмкинлек бирә. Һәрнәрсәнең нәтиҗәсе бар, шуңа күрә дә киләчәкнең бүгенге көнгә әйләнгәнен көтеп тормыйча, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәге дөньяны яхшыртырга тырышырга кирәк

2013 елгы Универсиада Уты “Казан Арена" стадионындагы Касәдә 2 атна — 17 июльгә кадәр яначак, ул көнне исә Казандагы Уеннар зурлыгы, мәһабәтлеге ягыннан монысыннан һич тә ким булмаган ябылу тантанасы белән тәмамланачак.