Факел йөртүчеләр

Радик Ягфарович Газиев ______

Чаңгы ярышлары буенча XXV Бөтендөнья кышкы Универсада җиңүчесе (Эрзурум, 2011), Россиянең яшьләр беренчелеге призеры, яшүсмерләр һәм юниорлар арасында бик күп тапкыр Россия беренчелеге призеры, «Россия чаңгы ярышлары»ның бик күп мәртәбә җиңүчесе.


Влада Владимировна Власова _______

Фехтовкалау буенча XXV Бөтендөнья җәйге Универсиада көмеш призеры (Белград, 2009), XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бронза призеры (Китай, 2011), Европа клуб кубогының көмеш призеры Европы (2011).


Альберт Галимзянович Хәбибуллин __________________

Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районы башлыгы.


Марсель Зөфәрович Шәйдуллин _________________

Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы башлыгы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, футбол, волейбол һәм хоккей ярышларында актив катнашучы.


Сергей Владимирович Шалдыбин _________copy

Кама Тамагы муниципаль районы ир-атлар җыелма командасы әгъзасы, Татарстан Республикасы чемпионы (2012).


Андрей Юрьевич Деманов _______

Авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, дөнья чемпионаты бронза призеры (2010), Европа чемпионы (2011) һәм XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы (Кытай, Шеньчжэнь, 2011), Европа чемпионаты көмеш призеры (2006, 2008), Европа чемпионаты бронза призеры (2009), Россия чемпионы (2011).


Иван Владимирович Таврин ______

ОАО «Мегафон»ААҖе генераль директоры – Универсиаданың Ут Эстафетасы генераль партнеры һәм Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада рәсми партнеры.


Ренат Наильевич Садыков _______

Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры.


Наталья Станиславовна Быстрова ________

Фитнес буенча дүрт тапкыр абсолют дөнья чемпионы, фитнес буенча өч тапкыр Дөнья гүзәле.


Александр Витальевич Марков ______

Терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән спортчылар арасында җиңел атлетика буенча яшьләр дөнья беренчелегендә ике тапкыр җиңүче.