Факел йөртүчеләр

Андрей Әхмәтович Сабитов ______________

Армрестлинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, армрестлинг буенча XXXII дөнья чемпионаты көмеш призеры.


Артур Ринатович Сөләйманов ________________

Спорт аэробикасы буенча спорт мастеры, спорт аэробикасы буенча күп тапкырлар Россия чемпионы, спорт аэробикасы буенчадөнья кубогы һәм чемпионатында катнаша.


Алексей Владимирович Свирин ______________

Ишкәкче, Россиянең атказанган спорт мастеры, олимпия чемпионы (2004), Европа чемпионы (2007), ишү буенча Россия Олимпия җыелмасы әгъзасе (2008)


Елена Михайловна Замолодчикова ___________________

Россия гимнасты, ике тапкыр Сиднейдагы олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы (1999, 2002), ике тапкыр Европа чемпионы (2000, 2002), «Жестокие игры» телепроекты җиңүчесе (2010), Россиянең атказанган спорт мастеры.


Максим Рәсимович Шәрәфетдинов ___________________

Россия журналисты, Беренче канал алып баручысы.


Яна Алексеевна Чурикова ____________

Россия телетапшырулар алып баручы, журналист, 2002 елдан Беренче каналда эшли, «Доброе утро», «Фабрика звёзд», «Объектив», «История песни», «Жестокие игры» һәм башка програмаларны алып барган, ЭКТВ студия-мәктәбе сәнгать җитәкчесе, Казандагы 2013 елгы Универсиада илчесе.


Юлия Олеговна Ковальчук _____________

Россия җырчысы, телетапшырулар алып баручы, «Блестящие» поп-группасының элеккеге җырчысы (2001—2007) «Ледниковый период. Сказочное продолжение» проектында җиңүче (2009), «Минута славы» тамашасын алып баручы (2010-2011), Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе.


Александр Николаевич Кондратичев _____________________

Спорт аэробикасы буенча спорт мастеры, 10 тапкыр Россия чемпионы, Европа чемпионы, Бөтендөнья җәйге Универсиада көмеш һәм бронза призеры (Кытай, 2011)


Дмитрий Владимирович Грязин ______________

спорт мастеры, студентлар арасында грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы (Мәскәү, 2011), студентлар арасында грек-рим көрәше буенча Россия чемпионаты көмеш призеры (Калининград, 2012), грек-рим көрәше буенча профсоюзлар арасында дөнья чемпионы (Финляндия, 2012), ИФО чемпионатында һәм профсоюзлар буенча дөнья кубогында беренче урынны алучы (Финляндия, 2012).


Елизавета Николаевна Дубровина ___________________

спорт мастеры, акробатик гимнастика буенча Россия җыелмасы әгъзасе, акробатик гимнастика буенча дөнья кубогы этаплары җиңүчесе (Анапа, 2011, Польша, 2011, Бөек Новгород, 2012), акробатик гимнастика буенча Европа чемпионаты көмеш призер (Болгария, 2011), спорт акробатикасы буенча Россия чемпионатында хатын-кызлар арасында парлы күнегүләрдә көмеш призеры (Воронеж, 2012), ике тапкыр СССР Герое, СССР маршалы И.С. Конев истәлегенә багышлап уздырылган спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия турниры җиңүчесе (Киров, 2012)