Казан – Россиянең иң мөһим транспорт чишелешендә урнашкан шәһәрләрнең берсе. Татарстан башкаласының географик урнашуы бик кулай. Шуңа күрә шәһәрне Россиянең төрле төбәкләре, чит илләр белән заманча юллар тоташтра. Бъген Казанда автомобиль магистральләре дә, тимер юл да, һава юллары да, елга юллары да бар.
Казан аша М7 федераль автомагистрале үтә. Шулай ук Р239, Р241 һәм Р242 федераль трассалары да Татарстан башкаласына карый. Шәһәрдән ерак түгел генә Р175 трассасы урнашкан. Шулай ук «Төньяк Европа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры да Казаннан ерак түгел.
Килү һәм китү гиды
Килү процедурасы турындагы роликны карарга
Китү процедурасы турындагы роликны карарга
Казанның төп транспорт үзәкләре:
«Казан» халыкара аэропорты – Татарстан халкы өчен бердәнбер аэропорт. Ул Казаннан 26 километр читтә, көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Аэропорт елына миллионга якын пассажирга хезмәт күрсәтә. Казаннан очкычлар көн саен дистәләгән Россия шәһәренә һәм чит илләргә очып тора. «Казан» халыкара аэропортында Lufthansa, S7, Turkish Airlines, Fly Dubai, Ак Барс Аэро, Аэрофлот, Татарстан, Трансаэро, Уральские авиалинии, ЮТэйр.
Татарстан, Казан шәһ., аэропорт
+7 (843) 267-87-92
+7 (843) 267-88-82
www.airport.kazan.ru
Казан вокзалы еракка баручы 36 пар поездга хезмәт күрсәтә. Аларның 13е Татарстанда формалаштырылган рейслар. Шулай ук тимер юл вокзалында шәһәр яны электричкалары хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин . Елына вокзал 8 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә. Татарстан башкаласы аша Себергә, Ерак Көнчыгышка, Идел буена, Үзәк Россиягә поездлар йөреп тора. Вокзал яны мәйданыннан Казан кунаклары метродан кала барлык төр шәһәр транспортына утырып, кирәкле урынына барып җитә ала.
Казанга Татарстанның барлык шәһәрләреннән, күрше республика һәм өлкәләрдән автобуста килергә мөмкин. Казан автовокзалыннан Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Уфа, Сәрлетамак, Ульян шәһәрләренә автобуслар көн саен йөреп тора. Шулай ук Казахстан, Әзәрбайҗан кебек чил илләргә дә рейслар бар. Статистика буенча, Казан көн саен 4-5 мең пассажир кабул итә.
Татарстан, Казан шәһ., Девятаев ур., 15 йорт
+7 (843) 293-04-00
Татарстан, Казан, Оренбург үтеше, 207 йорт
+7 (843) 261-57-07
Казанның елга вокзалы шәһәрара круиз маршрутлары буенча йөзүче теплоходларга да, Кама Тамагы, Тәтеш, Болгар, Свияжск кебек Татасртан калаларына йөзүче шәһәр яны судноларына да хезмәт күрсәтә. Елга вокзалы хезмәтләреннән файдланучыларның саны җәй көннәрендә көненә 6 мең чамасы тәшкил итә. Шулай ук Казан вокзалыннан даими рәвештә төрле күңел ачу, сәяхәт итү, туристлар өчен теплоходлар да кузгала.
Татарстан, Казан шәһ., Девятаев ур., 1
+7 (843) 233-08-08
+7 (843) 233-08-18