2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Харитонова Казанда бераз дулкынлану кичерүен яшермәде

Казан Универсиадасы җиңүчесе, Россия самбочысы Анна Харитонова белдерүенчә, ул Студентлар уеннары кысаларында үткәрелгән самбо буенча турнир башланыр алдыннан дулкынланган.

Big_224469820130715-9804-1ni91la

Универсиада. 10-нчы көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Дүшәмбе көнне Казан Универсиадасында Харитонова 52 кг.га кадәрге авырлык категориясендә самбо буенча ярышларда алтын медаль яулады.

"Җанатарлар бик нык ярдәм итте. Начар көрәшү гөнаһ булыр иде. Мин ярышка бик җитди чыктым һәм бик тә җиңәргә теләдем, моны максималь тизлек белән башкарырга тырыштым. Минем элегрәк Универсиадада булганым юк иде. Бераз дулкынландым, әмма ниятемне ныгыттым. Иң мөһиме, мин иремә алтын медаль вәгъдә иткән идем", - диде Харитонова журналистларга. Пекиндагы Олимпия уеннарының  дзюдо буенча ярышларында  чыгыш ясаган спортчы билгеләп үткәнчә, Казандагы Студентлар уеннары, оештыру ягыннан, Олимпиададан һич тә калышмый . "Универсиада оештыру ягыннан бернәрсә белән дә аерылып тормый. Фәкать Олимпиадада тагын да тәҗрибәлерәк спортчылар катнашуы белән генә", - дип ачыклап китте Харитонова.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел