2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Аткуновка финал башындагы активлыгы ярдәм иткән

Самбо буенча Казан Универсиадасы җиңүчесе россияле Аймерген Аткунов җиңүенә финал очрашуының башында ук актив булуы ярдәм итте дип белдерде.

Big_224470620130715-9817-7z4o4v

Универсиада. 10нчы көн. Самбо © РИА Новости/Антон Денисов

Дүшәмбе көнне Аткунов 57 кг.га кадәр үлчәүдә Универсиада чемпионы булып танылды. Финалда ул Монголия вәкиле Марала-Эрдена Чимеддоржа дигән спортчыны җиңде.

"Басымны җиңү җиңел булмады, биредәге атмосфера гаҗәеп иде. Финалга кадәрге чыгышыма мин яхшы билгесе куям, әмма хәлиткеч очрашуга – минус дүртле генә. Финал – ул бөтенләй башка очрашу, башка әзерлек, алдагы очрашулардан син инде суынасың, уйлый башлыйсың. Хәлиткеч фактор нәрсә булды? Очрашу башында мин активрак идем, шул ярдәм итте дә”, - диде Аткунов журналистларга. Аның фикеренчә, Казанда көрәшергә туры килгән келәм бик үк идеаль түгел. “Келәм бөтенләй үк тайгак дип әйтмәс идем, әмма проблемалары бар. Артык алдавыч хәрәкәт ясарга куркасың. Барлык спортчылар да, артык хәрәкәт ясамыйча гына, сакланып көрәште”, - дип аңлатты Аткунов.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел