2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Елисеев Универсиадада бронзадан күбрәккә өметләнгән була

Универсиаданың бронза призеры Россия самбочысы Дмитрий Елисеев "Р-Спорт" агентлыгына , студентлар Уеннары стартына кадәр өченче урынга караганда күбрәккә өметләнгәнен, шулай ук Казанда чыгыш ясаганда борчылганын белдерде.

Big_224443620130715-14238-ylrzt0

Универсиада. 10нчы көн. Самбо © РИА Новости/Алексей Даничев

Дүшәмбе көнне Елисеев 100 кг.га кадәр үлчәү категориясендә 2013ел Универсиадасы бронза медален яулады.

"Билгеле, мин күбрәккә өметләнгән идем. Бронза медальгә дә шатмын. Аның өчен дә нык көрәшергә туры килде. Нәрсә килеп бетмәдеме? Кирәгенчә әзерләнмәгәнмен, кайдадыр борчылдым, башта кирәкмәгән нәрсәләр тулгандыр дип уйлыйм. Бу психология мәсьәләсе", - диде Елисеев. " Мин үз көрәшем белән бик сирәк канәгать булам, әйбәтрәк тә уйный алган булыр идем. Ничек булды – шулай булды инде. Өченче урыннарны да бәяли белергә кирәк, аннан беренчене алганда күңеллерәк була", - дип өстәде ул.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел