2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт ярышларын яктырту эше киләчәктә электрон массакүләм мәгълүмат чаралары кулында булачак

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада белән беррәттән Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) “Универсиада һәм Олимпиада: ике модель – бер максат?” дип исемләнгән конференциясе үтә. Конференциянең бер өлеше Университет һәи Олимпия спортында массакүләм мәгълүмат чаралары роленә багышланган.

Пекин университеты галимнәренең сорау туган: эре спорт мероприятиеләре вакытында тамашачылар яңалыкларны нинди мәгълүмат чарасыннан укуны кулайрак күрә икән? Алар күзәтүенчә, соңгы вакытта традицион газета, радио, телевидение түгел, ә яңа интернет- медиа, интерактив, тиз чаралар популяр. Казан конференциясендә Пекин университеты вәкиле Зонг Зенг «Исследование новых СМИ на IX Национальных университетских играх» (“IX дәүләт университет уеннарында яңа массакүләм мәгълүмат чараларын өйрәнү”) темасына чыгыш ясады.

“Массакүләм мәгълүмат чаралары стадионга эләкмәгән тамашачыларга да ярыш атмосферасына кереп чумарга ярдәм итә”, – диде Zhong.

Кытайда IX дәүләт университет уеннары 2012 елда Тяньцзи́нь шәһәрендә үтә. Анда 6196 спортчы һәм тренер, 1200 судья һәм 4000 волонтер катнаша. Уеннар аудиториясе – 130 миллион тамашачы. Галимнәр очраклы сайлап алу методы белән 300 кешедән – спортчылар, судья, волонтер, тамашачылардан – сорау алганнар. Сорау һәркемгә дә бер: спорт уеннары турында яңалыкларны нинди мәгълүмат чараларыннан беләсез?

Сорауда катнашучылар ешрак интернет-чараларга өстенлек бирә икән: 18,2% рәсми сайтка кергән, 12,9% социаль челтәр һәм микроблогларга мөрәҗәгать иткән, 10,7 % кына Уеннар барышын телевидение аркылы күзәткән.

Социаль челтәр һәм микроблоглар бик тиз эшли, моннан тыш аралашу мөмкинлеге дә бирә: яңалыкларны укып я карап кына түгел, ә комментарий калдырып була, үзең дә автор була аласың.

Дөрес, яңа медиа яклыларның шулай ук үз кыенлыклары бар: интернет-тоташтыру акрын тизлек белән бара, бөтен җирдә дә wi-fi юк. Яңа медиа булдыручыларның исә үз кыенлыклары: аудиторияен булдыру. Еш кына глобаль компьтер челтәреннән кулланучылар теге яки бу ресурс барлыгын белмиләр дә.

Кытай галимнәре нәтиҗәләре буенча, узган ел булган Дәүләт университет уеннарында нәкъ менә яңа медиа-чаралар тамашачыларга көчле тәэсир алырга булышкан, һәм бу тенденция алга таба да сакланачак.

Чыгыш ясаучы әйткәнчә, 2013 елда  Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарныда яңа массакүләм мәгълүмат чаралары кулланучылары һәм оештыручылары охшаш кыенлыкларга очрарга мөмкин.

“Шулай да, минем фикеремчә, яңа интернет-медиа кулланучылары һәм оештыручылары монда үзләрен уңайрак хис итәләр”, – дип төгәлләде Zhong.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты