2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика. Ярышлар көне анонсы

16 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада нәфис гимнастика буенча күптөрле ярыш исәбендә командалар арасында – булавалар белән, шәхси исәптә – туп һәм кыршау белән ярышлар узачак.

Шәхси исәптә Россия, Украина, Белоруссия, Израиль, Көньяк Корея, Кытай һәм Болгария вәкилләре катнаша. Алты комплект медаль уйнатылачак.

Командалар арасында ярышта Россия, Кытай, Украина, Япония һәм Бразилия җыелмалары көч сынаша.

Исегезгә төшерәбез, 15 июльдә күптөрле ярыш буенча шәхси һәм команда исәбендә ике комплект медаль уйнатылды.

Командалар арасында ярыш финалында Россия җиңде. Икенче урында – Украина, өченчедә – Япония.

Шәхси исәптә күптөрле ярышның беренче көнендә алтын медальне Россия спортчысы Маргарита Мамун яулады. Көмеш шулай ук безнең спортчы Александра Меркулова исәбендә. Бронзага Украина спортчысы Анна Ризатдинова лаек булды.

2013 елгы Казан Универсиадасы кысаларында нәфис гимнастика буенча ярышлар 14 – 16 июльдә уза. Бу спорт төрендә 8 комплект медаль уйнатыла. Ярышлар Гимнастика үзәгендә үтә.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел