2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чирәмдәге хоккей буенча Россия җыелмасы Универсиада алтыны алды

Казанда үтүче Универсиадада чирәмдәге хоккей буенча Россиянең ир-атлар җыелма командасы Франция командасын җиңде һәм турнирда беренче урынга лаек булды.

Big_224544020130715-22104-h336ki

Универсиада. 10нчы көн. Чирәмдәге хоккей. Ир-атлар. 1 нче урын өчен матч. © РИА Новости/Владимир Астапкович

Матч 2:1 исәбе белән Араик Маргарян командасы файдасына төгәлләнде. Җиңү китергән голларны Павел Плесецкий (19нчы минутта) һәм Антон Корнилов (42нче минутта) керттеләр. Франция командасында бердәнбер Гаспар Баумгартен (34) кертте.

Россия спортчылары уенны бик кызу темпларда башлады. Уенның беренче минутларында ук Россия хоккейчылары көндәшләрнең капкасына җитез атакалар белән һөҗүм иттеләр. Унбиш минут эчендә алар французлар капкасына якыннан өч тапкыр янадылар. Ике тапкыр туп төгәл юнәлтелмәгән иде, өченчесендә капкачы яхшы реакция күрсәтте һәм клюшкасы белән тупны бәреп җибәрде.

Кунаклар да хоккей кырының үз почмагында гына утырырга җыенмады. Алар Россия уенчыларына контрһөҗүм белән җавап бирделәр һәм аның нәтиҗәсендә тупны штанга янына бәрделәр. Россия хоккейчылары киләсе атакада төгәл уйнады – исәпне Плесецкий ачты. Уенның 29нчы минутында Игорь Синягин әздән генә исәпне ике тапкыр арттырмады: ул флангага килеп керде һәм тупны почмактан бәрде. Француз голкиперы сакта яхшы тора иде, ул тупны керттермәде. Өч минуттан соң Россия командасы капкачысына үз-үзен корбан итү хисабына капканы сакларга туры килде. Ул француз уенчысының аягына сикереп кенә өстенлекне саклап калды.   

Тайм ахырында исә Фредерика Сойе командасы исәпне тигезләп куйды. Икенче таймны хуҗалар командасы беренчесендә кебек кызу темпларда башлады. 40нчы минутта Корнилов озын штангага тупны ыргытты. Көндәшләр капкасы янында торган   Плесецкийга тупны клюшкасы белән каршылап капкагы гына юнәлтәсе иде. Әмма ул төгәл ыргыту ясый алмады. Тиздән Корнилов үзе тупны капкага юнәлтү шансы алды һәм мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Исәп - 2:1. Уенның ахыры Россия командасы өстенлегендә үтте, әмма исәп башка үзгәрешләр кичермәде.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел