2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбо. Ярышлар көне анонсы

16 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында самбо буенча ярышларның йомгаклау көне узачак.

Сишәмбе көнне «Татнефть Арена» Спорт сараенда 56, 68 кг.га кадәр һәм 80 кг.нан артык авырлык категориясендә хатын-кызлар арасында самбо буенча өч комплект медаль уйнатылачак. Һәм 62, 82 кг.га кадәр һәм 100 кг.нан артык авырлык категориясендә ирләр арасында самбо буенча өч комплект медаль уйнатылачак.

56 кг.га кадәр  авырлык категориясендә хатын-кызлар  арасында Универсиада медале өчен белорус спортчысы, Европа чемпионы  Татьяна Архипова көрәшәчәк.

68 кг.га кадәр авырлыкта хатын-кызлар арасында самбо буенча дөнья кубогы этаплары җиңүчесе россияле Марина Мохнаткина фаворитларның берсе булып саналачак.

 80 кг.нан артык авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында Россиядән самбо буенча дөнья чемпионы Анастасия Ковязина да медаль яулаучылар исемлегендә булачак.

62 кг.га кадәр авырлык  категориясендә ирләр арасында  Россиядән самбо буенча ике  мәртәбә дөнья чемпионы Илья Хлыбов чыгыш ясаячак.

82 кг.га кадәр авырлыктагы көрәштә медаль өчен Украинадан студентлар самбо буенча дөнья кубогы этаплары җиңүчесе Сергей Гончук көрәшәчәк.

Иң авыр 100 кг.га кадәр авырлык категориясендә фаворитлар арасында спорт һәм көрәш самбосы буенча Украинадан Европа-2013 чемпионы Размик Тоноян санала.

Беренче көрәшләр сәгать 10.00да башлана.

15 июльдә   Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында самбо буенча ярышларда 52, 64, һәм 80 кг.га кадәр авырлык категориясендә хатын-кызлар арасында өч комплект медаль уйнатылды.  57, 74 һәм 100 кг.га кадәр  авырлык категориясендә ирләр арасында өч комплект медаль уйнатылды.

 52 кг.га кадәр авырлык категориясендә хатын-кызлар арасында җиңүче - Анна Харитонова (Россия), ул финал көрәшендә Инна Чернякны (Украина) җиңде.

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының бронза призерлары – Гулбадам Бабамуратова (Төрекмәнстан) һәм Фангфанг Чэнь (Кытай).

 64 кг.га кадәр авырлык категориясендә алтын медальне Израильдән Алиса Хестер Шлезингер яулады. Көмеш медальне Татьяна Токц Белоруссиягә алып китә. Бронза призерлары - Акане Икута (Япония) һәм Гөлнар Хаятбаева (Төрекмәнстан).

80 кг.га кадәр авырлыкта  Япониядән Сори Хамада иң көчлеләрдән булды. Көмеш медаль иясе  – Болгариядән Тереза Джурова. Бронза Россия самбочысы Ирина Алексеевада һәм Монголиядән Нямтуе Нямхууда.

57 кг.га кадәр авырлык категориясендә ирләр арасында җиңүне Россия спортчысы Аймерген Аткунов яулады. Монголия вәкиле Марал-эрден Чимеддорж XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының көмеш медален отты. Бронза бүләкләр украиналы Михаил Илитчукта һәм азәрбайҗанлы Ислам Гасумовта.

 74 кг.га кадәр авырлык категориясендә алтын медальне Уали Куржев (Россия) яулады. Икенче урында Япония спортчысы Кота Это. 2013 елгы Универсиаданың бронза призерлары Нусратишох Имомов (Таҗикстан) и Алехандро Клара (Аргентина).

100 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүне белорус спортчысы Миколай Мацко яулады. Финалда ул Израильдән Питер Пальчиконны җиңде. Бронзаны Дмитрий Елисеев (Россия) һәм Михаил Черкасов (Украина) алдылар.

Самбо буенча ярышлар «Татнефть Арена» Спорт саранда 16 июльгә кадәр булачак.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел