2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Винер: " Россиянең гимнаст кызлары өчен Универсиадада катнашу бик мөһим"

Нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы өчен Казан Универсиадасындагы ярышлар чиктән тыш мөһим, дип белдерде матбугат конференциясендә милли командабызның баш тренеры Ирина Винер.

Big_224503520130715-11818-18mt6h1

Универсиада. 10нчы көн. Нәфис гимнастика © РИА Новости/Константин Чалабов

Анастасия Близнюк, Елена Романченко, Ольга Ильина, Анастасия Назаренко, Анастасия Максимова һәм Ксения Дудкинадан торган Россия җыелма командасы Казанда 35,100 балл белән җиңде. Икенче урында Украина командасы — 32,599. Бронза медальгә Япония кызлары лаек булды — 31,666.  Дүшәмбе көнне шулай ук берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплинада Россия вәкилләре Маргарита Мамун һәм Александра Меркулова алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.

“Универсиада безнең өчен һәрвакыт мөһим ярышлар булып кала. Бездән һәрчак иң көчле гимнастлар килә, һәм безне Универсиада әһәмиятле түгел ул, дигән сүзләр гаҗәпкә калдыра. Бу юлы да Россиядән иң көчле гимнастлар чыгыш ясады. Бу — дөнья чемпионатына әзерлек. Һәм Олимпия уеннарында җиңүләр өчен беренче адым. Без бик җитди рәвештә, иң югары дәрәҗәдә әзерләндек, бүген сез күргән результатлар бик зур хезмәт нәтиҗәсе ул”, — диде Винер журналистларга.

«Р-Спорт», 19 июль 2013 ел