2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика. Ярышлар көне анонсы

16 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында нәфис гимнастика буенча беренчелектә берничә төрле ярышны берләштергән төркем бәйгеләрендә булава белән күнегүләр һәм шундый ук дисциплинада туп һәм кыршау белән күнегүләр булачак.

Берничә төрле ярышны берләштергән шәхси беренчелектә чыгыш ясаучы гимнастларның старт составына Россия, Украина, Белоруссия, Израиль, Көньяк Корея, Кытай һәм Болгария вәкилләре кергән. Монда барлыгы алты комплект медаль уйнатыла.

Төркем белән чыгыш ясау ярышларының старт исемлегенә Россия, Кытай, Украина, Япония һәм Бразилия гимнастлары кергән.

Искә төшереп китик, 15 июль көнне берничә төрле ярышны берләштергән төркемле һәм шәхси беренчелектә ике медаль комплекты уйнатылды.

Төркемле чыгышларда Россия командасы җиңү яулады, икенче урында — Украина җыелма командасы. Япония өченче урын алды.

Шәхси беренчелек буенча беренче финал ярышлары көне нәтиҗәсендә Россия спортчысы Маргарита Мамун алтын медальгә лаек булды, көмеш медаль Россиянең тагын бер вәкиле Александра Меркуловага эләкте. Украинадан  Анна Ризатдинова бронза медаль алды.

2013 елгы Казан Универсиадасының  нәфис гимнастика буенча ярышлары 14 июльдән 16 июльгә кадәр бара. Бу  спорт төрендә барлыгы 8 комплект  медаль уйнатыла. Ярышлар Гимнастика үзәгендә уза.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты