2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол. Ярышлар көне анонсы

16 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында ир-атлар арасында волейбол ярышларында финал уен һәм бронза өчен бәйге узачак. Матчлар «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә булачак.

Бүген хәлиткеч бәйгедә Россия һәм Польша җыелма командалары уйнаячак, ә өченче урын өчен матчта Украина һәм Япония волейболчылары очрашачак.

Искә төшереп китик, кичә хатын-кызлар арасында финал бәйгеләр узды. Беренче урын өчен матчта  Россия белән Бразилия арасындагы бик киеренке бәйгедә 3:2 исәбе белән Россия җыелма командасы җиңү яулады. Польша кызларын 3:1 исәбе белән җиңгән Таиланд командасы өченче урын алды.

Моннан тыш, ир-атлар турнирында 5-18 урыннар өчен матчлар узды. Турнир таблицасындагы 5 нче юл өчен бәйгедә Канада Чехияне җиңде (3:0). 7 нче урын өчен матчта Бразилия Кореядан көчлерәк булды (3:1). Белоруссия Эстонияне җиңеп (3:1) 9 нчы урынга урнашты.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты