2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзүче Изотов: "Россия җыелма командасы Дөнья чемпионатына яхшы формада килә"

Йөзү буенча Россия җыелма командасы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына яхшы формада килә, дип белдерде Россия йөзүчесе Данила Изотов.

Big_224550620130715-29911-1h9axzb

Универсиада. 10нчы көн. Йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Чәршәмбе көн Казанда Универсиада Уеннары төгәлләнә. Россия йөзүчеләре бу Уеннарда 13 алтын, 6 көмеш һәм 2 бронза медаль алуга ирешкәннәр. Россия спортчылары шулай ук 2 Россия рекордын да яңарттылар. Изотов Универсиада Уеннарының өч тапкыр чемпионы булды: 200 м кролль белән йөзүдә һәм 4х100 м эстафетада булган алтын медаленә дүшәмбе көн 4х200 м эстафета бүләге дә өстәлде. “Без дөнья чемпионатын яхшы формада каршы алабыз, – диде Изотов журналистларга. – Шундый тиз арада иптәшләремне куып тота алуыма мин бик шат. Башкалар белән мин гыйнвар аенда, операциядән соң төзәлеп беткәч, әзерләнергә тотындым”. Изотоп әйтүенчә, аның әле эшлисе эшләре бар, чөнки кайчак хаталар ясап куя икән. “Безнең әле эшлисе эш шактый. Минем хаталар да күп әле, аларны һәр йөзү саен бетерегә тырышам инде, ә яңаларын булдырмыйсы иде”, – дип өстәде Изотов.

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты 19 июльдә Барселона шәһәрендә башлана.

 

 

«Р-Спорт», 10 июль 2013 ел