2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада катнашкан Россия җыелма командасының күтәренке, дустанә рухы Канаеваның күңеленә хуш килә

Россия җыелма командасының гимнастика осталары бер-берсеннән киңәш сорый, чыгышлар турындагы фикерләре белән уртаклаша, командада дустанә рух хөкем сөрә, диде Олимпия Уеннарының нәфис гимнастика буенча 2 тапкыр чемпионы Евгения Канаева.

Россия җыелма командасы гимнасткалары даими рәвештә бүләкләр сандыгын алтын һәм көмеш медальләр белән тулыландырып тора. Ярышларның беренче көнне спортчыларыбыз командалар арасында беренчелекне яулады, шәхси зачетта алтын медальгә Маргарита Мамун, көмеш медальгә Александра Меркулова лаек булды. Икенче көнне дә гимнасткаларыбызга тиңнәр булмады: спортчыларыбыз булавалар кулланып төркем белән күнегүләр ясау ярышында алтын медаль алды, шәхси зачетта Меркулова (туп) һәм Мамун (боҗра) беренчелекне алды.

“Һәр кызыбызның үзенең программасы бар, алар бер-берсен кабатламый, һәммәсе матур күнегүләр ясый. Вакыт-вакыт алар миннән киңәш сорый. Үзем дә һаман саен алар белән фикерләремне уртаклашам. Без бердәм, тату гаилә кебек”, - диде Канаева “Р-Спорт” агентлыгы хәбәрчесенә. Аның карашынча, нәфис гимнастикада спортчыларыбыз бөтенесен уздырса да, көндәшләрне реаль бәяләргә кирәк. “Саша Меркулова көндәшеннән нибары 0,2 балга өстен булды.Хаталар җибәрергә ярамый. Мин кешеләрнең уңай сыйфатларын гына күрергә тырышам, әлбәттә. Әмма спортта хаталардан беркем хали түгел. Яхшыга өметләник”, - диде ул.

 

     

 

     

 

     

"Р-Спорт", 16 июль 2013 ел