2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Маргарита Мамун булава белән күнегүләрдә Универсиада алтыны яулады

Россия спортчысы Маргарита Мамун нәфис гимнастика буенча ярышларның булава белән чыгыш ясап, Универсиаданың алтын медаленә ия булды.

Big_224665220130716-12232-1af7k6w

Универсиада. 11 нче көн. Нәфис гимнастика © РИА Новости/Григорий Сысоев

Сишәмбе көнне Мамун үз чыгышы өчен хөкемдарлардан 18,433 баллга ия булды. Украина спортчылары Алина Максименко һәм Анна Ризатдинова 17,950 балл белән икенче урынны бүлеште. Россиянең тагын бер спортчысы Александра Меркулова җиденче урында (16,866).

Моңа кадәр Мамун шәхси беренчелектә нәфис гимнастиканың күп төрләрендә һәм боҗра белән күнегүләрдә беренче урынарны яулады, Максименко белән Ризатдинова бронза медальләрне бүлеште.

 

"Р-Спорт", 16 июль 2013 ел