2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бүген Универсиада Паркында трио Jukebox чыгыш ясый

Без Универсиада илчеләре булуыбыз белән горурланабыз. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә Jukebox төркеме әгъзалары Илья Иванов (битбокс), Владимир Иванов (лид-вокал) һәм Гарри Краулис (бас) белдерде.

Журналистлар белән әңгәмәдә шулай ук коллектив продюсеры Валерий Марьянов та катнашты.

«Безне үз итүчеләрнең күбесе  үпкәли: төркем Казанга сирәк килә дип зарланалар, имеш, масаябыз, - дип фикер уртаклашты продюсер Валерий Марьянов. – Бары тик форсат чыкмады, һәм менә Универсиада кебек шәп мөмкинлек туып куйды». Быел бу коллектив шушы ук мәйданда яңа ел төнендә чыгыш ясаган иде. Трио басисты искәртеп үткәнчә, ул көнне бик салкын булган һәм әлеге хәл аппаратураның эшләү сыйфатында үзен сиздергән. 

Бүген бу төркем Универсиада Пракында – Универсиада Мәдәнияте көннәрендә аеруча популярлашкан мәйданда чыгыш ясый. Концерт 20.00 сәгать була. «40 минут дәвамында иң яхшы хитлар башкарыла, - диде басист Гарри Краулис. – Күңелле булачак».

Исегезгә төшерәбез, Jukebox – XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары посоллары, һәм алар моның белән горурлана.

 

По материалам портала tatar-inform.ru