2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кабаева Россия гимнасткалары белән горурлана

Нәфис гимнастика буенча Россия җыелмасы Казандагы Универсидада искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә, дип белдерде Олимпия чемпионы Алинә Кабаева.

Россия гимнасткалары Казанда үтүче Универсидада даими төстә алтын һәм көмеш медальләр яулый. Дүшәмбе көнне Россия кызлары күптөрле ярышларны берләштергән  дисциплинада команда ярышында алтын медальләр яулады, индивидуаль зачетта югары дәрәҗәдәге бүләкне Маргарита Мамун яулады, ә көмеш медаль иясе – Александра Меркулова. Сишәмбе көнне спортчы кызлар булавалар белән төркемле күнегүләрдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, ә индивидуаль күнегүләрдә алтын медальләрне Меркулова (туп) һәм Мамун (кыршау, булавалар) яулады.

“Әлеге чыгышларны зур канәгатьләнү белән карап утырдым! Мин алар белән горурланам, чөнки әлеге чыгышларга күпме хезмәт салынганын яхшы беләм. Хәзер аларга иң мөһиме, киеренкелекне йомшартмаска. Әйе, алар өчен дискотекалар да, ниндидер күңел ачулар юк, ә чынлыкта. бу бит – бушлык. Тормышка нигез салу һәм аннан гап-гади канәгатьләнү алыр өчен егерме-утыз яшькә кадәр укырга, өйрәнергә кирәк”, - диде Кабаева журналистларга.

Кабаева билгеләп үткәнчә, бүген инде аның гимнастиканы сагыну дигән хисләре юк икән. “Мин чыгыш ясауларымны туктаткач та, мондый хис бар иде, әмма мин хәзер моннан канәгатьләнү, рәхәтлек кенә алам. Әлбәттә, кайчак үземнең спорт карьерамдагы мизгелләрне искә төшерәм. Ансыз буламыни ул? Әгәр нәфис гимнастика һәм тренерым булмаса, мин беркайчан да олимпия чемпионы булу кебек тойгыны кичерә алмас идем. Бу – минеке, мин моның белән яшим, һәм аны беркайчан да онытмаячакмын”, - дип аңлатты ул. Афинадагы Уеннар җиңүчесе Универсиаданы – “бу бик тә мөһим старт” дип саный. “Син бит үз илеңнен данын яклыйсын! Бу Олимпия уеннарына тиң”, - дип ассызыклады Кабаева.

 

"Р-Спорт", 16 июль 2013 ел