2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кабаева: “Канаева гимнастикага әйләнеп кайтса, көндәшлеккә сәләтле булачак

Спорттан вакытлыча китеп торган Олимпия Уеннарының 2 тапкыр чемпионы Евгения Канаева, гимнастикага әйләнеп кайтырга хәл кылса, көндәшлеккә сәләтле булачак, дип белдерде Олимпия чемпионы Алина Кабаева.

Нәфис гимнастика тарихында Канаева иң күп бүләк алган спортчыдыр, мөгаен. Әмма бүгеңге көндә ул спорттан азрак читләште.

“Әгәр дә аның үз үзенә ышанычы бар икән, димәк, барысы да әйбәт булачак. Өстәвенә, хәзер кагыйдәләр дә үзгәрде: элек 19 элемент булса, хәзер нибары 9 гына. Күнегүләр санын киметү  бүтән илләр безнең белән ярыша алыр хәлгә килсен өчен эшләнде. Әмма барыбер Россия алда бара. Нәфис гимнастиканың бишеге – Санкт-Петербург шәһәре. Шуңа күрә без бу спорт төрендә һәрвакыт алдыңгы булырга тиеш. Инде әһткәнемчә, Женя үзен көрәшергә сәләтле сизсә, һич икеләнмичә спортка әйләнеп кайта ала, чөнки ул көчле, сәләтле кыз һәм аның киләчәге өметле”, - диде Кабаева журналистларга. “2 еллык дисквалификациядән соң кире спортка әйләнеп кайтканда минем күңелдә дә шик-шөбһә бар иде. Евгениянең хәле авыр икәнен шуннан чамалыйм. Әмма Алла язмаган эш булмас. Әгәр дә син үзеңнең эшеңне яратасың, аннан туймагансың икән, димәк, син бөтен максатларыңа ирешәчәксең. Адәм баласы башкаралмаган эш юк ул”, - дип өстәп куйды спортчы.

Казанда уза торган Универсиадада Россия җыелма командасының гимнастика осталары даими рәвештә бүләкләр сандыгын алтын, көмеш медальләр белән тулыландыра тора. Дүшәмбе көнне гимнасткаларыбыз командалар ярышында алтын медаль алды, ә шәхси зачетта  Маргарита Мамун  алтын медаль,Александра Меркулова көмеш медаль  яулады. Сишәмбе көнне булавалар кулланып төркем белән күнегүләр ясауда гимнасткаларыбызга тиңнәр булмады. Шәхси зачетта исә алтын медальгә Меркулова (туп) һәм Мамун (боҗра, булавалар) лаек булды.

 

 

     

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел