2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия спортчылары төркемле күнегүләрдә Универсиада алтынын алдылар

Россия гимнаст кызлары өч туп һәм ике тасма белән төркемле күнегүләрдә Универсиада алтын медален яуладылар.

Big_224692520130716-12216-15q6245

Универсиада. 11нче көн. Нәфис гимнастика © РИА Новости/Илья Питалев

Анастасия Близнюк, Елена Романченко, Ольга Ильина, Анастасия Назаренко, Анастасия Максимова һәм Ксения Дудкина составындагы Россия командасы  судьялардан 17,916 балл алды. Көмеш - Япония җыелма командасына (16,866), бронза украиналыларга (16,200) эләкте.

 Элегрәк Россия җыелмасы берничә күнегүне берләштергән төркемле спорт ярышында һәм чукмарлар белән күнегүләрдә иң югары бүләкләрне алды.

 

"Р-Спорт", 16 июль 2013 ел