2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбо көрәшчесе Хлыбов Универсиада финалында күбрәк балл җыярга өметләнгән

Универсиада җиңүчесе Россия самбисты Илья Хлыбов турнир финалында күбрәк балл җыярга планлаштырганы турында белдерде.

Big_224643320130716-17221-55rfmv

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Сишәмбе көнне Хлыбов 62 кг кадәр авырлыкта, казах самбисты Багдат Жарылгасовны 1:0 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яулады.

«Казахларда самбо мәктәбе, әлбәттә, көчле. Бу спортчы белән инде көрәшкәнем бар һәм ул вакытта көрәш миңа җиңелрәк бирелгән иде. Егет молодец, ныгыган. Көрәш шактый авыр узды. Ике тапкыр авырттыру алымын да кулланып карадым, ләкин көндәшем гел шуышып китте.Моның өчен кисәтү ясалырга тиеш иде – никтер ясамадылар. Тулаем алганда, көрәш без уйлаганча барды, тик мин күбрәк балл җыярмын дип көткән идем», – дип белдерә Хлыбов "Р-Спорт" агентлыгына. «Сиңа каршы көрәшүчеләр тик ятмый бит, алар синең эшеңне анализлый, видеолар карый, синең нәрсәгә сәләтле икәнеңне белә. Шуңа күрә алар белән көрәшү елдан-ел катлаулылана. Ләкин без дә үз нәтиҗәләребезне ясыйбыз, үсәргә, ныгырга тырышабыз», - дип өсти ул. Россиянең самбо көрәшчеләре 2013 елгы Универсиадада 18 төрле авырлык категориясендә барлыгы 16 медаль яулый. Шуларның 12се алтын, 1се көмеш һәм 3есе бронза. «Без самбо буенча Европа һәм дөнья алдынгылары. Бу планлаштырылган нәтиҗә, бәлки бездән күбрәкне дә көткәннәрдер әле. Ләкин без әзер булганыбызның барысын да башкардык. Өстәвенә, үзебезнең җирлектә чыгыш ясыйбыз, анысы да булышкандыр. Алай дисәң, кемдер моның аркасында, киресенчә, артык дулкынланырга мөмкин», - дип ассызыклады Россия студентларының ирләр җыелма командасы капитаны Илья Хлыбов.

 

«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел