2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбо остасы Мохнаткина Универсиаданың финалы озагракка сузылыр дип өметләнгән булган

Россия җыелма командасының самбочысы Мохнаткина финал ярышта бик җиңел бирелгән җиңүенә гаҗәпләнүен белдерде.

Big_224642720130716-15539-1uurg22

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Сишәмбе көнне Мохнаткина 68 килограммга кадәр үлчәмдә 4-0 исәбе белән  Украинадан Луиза Гайнаутдинованы җиңеп, алтын медаль алды.

“Гомумән алганда мин озаграк көрәшергә әзерләнгән идем, ни дисәң дә финал бит, көндәшем дә шактый көчле очрады. Без аның белән келәмдә өченче тапкыр очрашабыз инде. Кайчакта билгеләр саны буенча ул мине җиңә иде, ахыр чиктә партерда гына аннан өстен чыга идем. Ә бу юлы шулай тиз җиңәрмен дип уйламаган да идем. Әйтергә кирәк, спортчыларга җанатарлар бик ярдәм итә. Рәхмәт инде аларга. Гомумән, нәрсә ниятләгән булсам, шул килеп чыкты”, - диде ул “Р-Спорт” агентлыгы хәбәрчесенә. “Бу бүләкне алуы бик рәхәт, - дип дәвам итте спортчы. – Самбо өчен бик зур бәйрәм бу. Бездә беркайчан да шундый югары дәрәҗәдә оештыру, ярдәм булмады. Мондагы галәмәтне күреп күңелләр мәтәлчек ата. Киләчәктә дә самбо Универсиада программаларына кертелсен иде. Без исә сынатмабыз”.

 

     

 

     

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел