2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Кирюхин Казанда тамашачыларның активлык дәрәҗәсенә шаккаткан

Универсиада җиңүчесе, Россия самбочысы Сергей Кирюхин әйтүенчә, Казанда тамашачыларның Россия өчен җан атып утырулары шаккаттырды, диде.

Big_224660820130716-17201-15m2ja4

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Константин Чалабов

Кирюхин сишәмбе көнне 82 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә Универсиаданың алтын медален отты.

“Тамашачылар синең өчен бик нык җан атып утырганда, көрәш вакытында бик бирелеп китсәң дә дә, аларның тавышын ишетмәү мөмкин түгел. Бу алардан минем җиңүем өчен бик зур ярдәм ярдәм булды. Аларның булышлыгы искиткеч иде. Дөресен әйткәндә, мин Казанда шундый таяныч булыр дип көтмәгән идем. Чөнки, ни әйтсәң дә, безнең көрәш төре Универсиада программасына өстәлде генә. Ул олимпиада көрәш төре түгел бит. Ул кадәр ажиотаж булыр дип уйламаган идем. Әмма практика күрсәткәнчә, кешеләр самбоны белә. Безгә ярдәм иттеләр, моның өчен аларга зур рәхмәт!” – диде Кирюхин “Р-Спорт” агентлыгына.

Универсиада чемпионы сүзләренә караганда, финал көрәше аның өчен “авыр”  үткән, әмма ул шулай булачагын күзаллаган булган. “Без инде бу көндәшем белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз һәм бер-беребезне әйбәт өйрәндек. Без  тренерым белән бергә аны тактик яктан әйбәт өйрәндек. Җиңү җиңел бирлемәде, әмма барысы да план буенча иде. Көндәшемнең әлбәттә, үз сюрпризлары бар иде. Ләкин мин аларны алдан сиземләргә тырыштым һәм аңа үземнең кайбер әзерлекләрне тагарга тырыштым. Мин бу җиңүдән тулысынча канәгать. Үземне алтын медальгә дип әзерләдем. Һәрвакыт җиңәсе генә килеп тора бит”, - дип билгеләп үтте Кирюхин.

 

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел