2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Анастасия Ковязина үзеннән бары алтын медаль генә көткән

Самбо буенча Универсиада җиңүчесе Россия спортчысы Анастасия Ковязина Уеннарда бары җиңү турында гына уйлавы хакында белдерде.

Big_224656620130716-23993-2h8rn4

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Сишәмбе көнне Ковязина 80 кг.нан артык үлчәүдә Универсиаданың алтын медален яулады.

"Мин бүгенге көрәшем белән бик канәгать. Нәрсәгә омтылдым, шуңа ирештем дә. Мин башка нәтиҗә турында уйламыйча, бары тик җиңүгә генә өметләндем. Барлык бүләкләрем арасында да Универсиада медале минем өчен иң кыйммәтлесе. Ни әйтсәң дә, Универсиаданы студентлар Олимпиадасы дип атарга була, шуңа да минем өчен әлеге алтын медаль бик кадерле ", -диде Ковязина "Р-спорт" агентлыгына.

"Бүген трибуналарны билгеләп үтәр идем, - дип дәвам итте Россия самбочысы. – Менә дигән җан ату, супер. Бернинди халыкара ярышларда да мондый хәлнең булганы юк иде. Гомумән мин трибуналарга моның кадәр кеше килер дип көтмәгән идем. Самбоны белүчеләр генә килер дип уйладым".

 

«Р-Спорт», 20 июль 2013 ел