2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Винер финал алдыннан ләззәт алырга киңәш итте - гимнаст Назаренко

Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты һәм Россия җыелмасының баш тренеры Ирина Винер Казан Универсиадасында төркемле күнегүләрдә милли командага, әзрәк онытылып, ләззәтләнеп алырга киңәш бирде, дип әйтте команда гимнасткаларыннан берсе Анастасия Назаренко.

Анастасия Близнюк, Елена Романченко, Ольга Ильина, Анастасия Назаренко, Анастасия Максимова һәм Ксения Дудкина составындагы Россия командасы  судьялардан 17,916 балл алды. Көмеш - Япония җыелма командасына (16,866), бронза украиналыларга (16,200) эләкте.

"Ирина Александровна чыгыш ясау алдыннан безгә, әзрәк онытылып, ләззәтләнеп алырга киңәш бирде, без шулай эшләдек тә. Без барысын да 99 %ка эшләдек, әмма бер булса да кимчелек булмый калмады, аны сизми калдылар бугай дип ышанасы килә. Безгә идеяләрне Ирина Александровна бирә", - дип сөйләде Назаренко "Р-Спорт"журналистларына. Гимнастка, Россия командасы бик бәхетле, дип билгеләп үтте. “Һәр медаль кыйммәт, бигрәк тә алтын. Без көндәлек күнекмәләрдә үзебезнең физик һәм мораль көчебезне тикшереп тора идек. Безгә бары тик чыгарга да, рус биюен, рус рухын күрсәтергә генә кирәк иде”, - дип өстәде Назаренко.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел