2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мамун: “Универсиадада туп белән күнегүләр баштанук барып чыкмады”

“Универсиадада туп белән финал күнегүләре баштанук барып чыкмады”, - дип белдерде Россия гимнасты Маргарита Мамун.

Big_224624820130716-17233-1ni5kxt

Универсиада. 11нче көн. Нәфис гимнастика © РИА Новости/Григорий Сысоев

Мамун Казан Универсиадасының дүрт тапкыр чемпионы булды. Ул берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплинада кыршау, булава, тасма белән чыгышларында алтын медальләрен яулады. Гимнастка буйсынмаган бердәнбер снаряд – туп булды. Ул анда бары тик сигезенче урынны гына алды.

“Барысы да болай килеп чыгуына мин бик шат һәм канәгать. Туп белән шулай килеп чыгуы минем өчен сабак булыр. Мин үз хаталарымны төзәтү өстендә эшлиячәкмен. Тренерларыма минем белән эшләгәннәре өчен зур рәхмәт! Барлык предметлар да бер төрле, бары тик бу төрдә ( туп белән) миңа бүген бәхет елмаймады. Барлык дүрт төр дә минем өчен иң яратканарым. Барлык күнегүләр өстендә дә әле эшлисе бар”, - диде Мамун “Р-Спорт” журналистларына бүләкләүләрдән соң.

 

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел