2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Кучумов: “Казанда тамашачылар Универсиада алтынын алырга ярдәм итте”

Универсиада чемпионы, Россия самбочысы Александр Кучумов тамашачылар аңа финал көрәшендә җиңү өчен җитди ярдәм күрсәттеләр, дип белдерде.

Big_224655520130716-15556-f0tfx9

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Константин Чалабов

Кучумов сишәмбе көнне Универсиадада 100 килограммнан авыррак үлчәүдә алтын медаль отты. Финалда ул Украинадан Рамзик Тоноянны 6:5 исәбе белән бирелдерде.

“Көрәш авыр үтте. Дүрт баллга җиңелеп бара идем, әмма аннары ниндидер могҗиза белән җиңеп чыга алдым. Җанатарларга зур рәхмәт, алар миңа нык булышты. Самбо тамаша кылырдай спорт төре түгел, шуңа да миңа мондый җанатарлар таянычын күрү беренче тапкыр гына әле”, - диде Кучумов “Р-Спорт” агентлыгына. Россия самбочысының сүзләренә караганда, “Универсиада медале – аның медальләр җыелмасы арасында “иң кыйммәтлесе”. “Әлбәттә, тагын да зуррагын аласы килә. Әмма әлегә монысы иң кыйммәтлесе, җан-тир белән алганы дисәң дә буладыр. Мин аның өчен бик күп нәрсәләрне салдым, әлеге турнирга бик җитди әзерләндем, чөнки үз ватаныбызда без әлеге спорт төрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш идек”, - дип билгеләп үтте Кучумов.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел